Киләсе елда Россиядә икенче бала өчен ана капитал күләме 1 миллион сумнан артырга мөмкин.
Элегрәк беренче бала өчен түләүне рәсмиләштермәгән гаиләләр өчен шундый сумма каралган. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Икенче бала өчен ана капиталы күләме, әгәр гаиләнең беренче бала өчен ана капиталы булмаса, 1 028,7 мең сумга кадәр артачак», - диде министр.
Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
татар-информ
Нет комментариев