Телевизор пультының икенче төймәсенә басуга Россия 1 каналы күрсәткәнен белмәүчеләр юктыр. Россия 1 каналында төбәк яңалыклары өчен дә вакыт каралган. "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыкларны республикабызның ике дәүләт телендә эфирга чыгара. Бүген яңалыклар хезмәтенең эш нәтиҗәсе хуплауга лаек: тамашачылар актуаль хәбәрләр белән таныша, объектив карашны ишетә, борчыган проблемаларын хәл итү юлларын...
Телевизор пультының икенче төймәсенә басуга Россия 1 каналы күрсәткәнен белмәүчеләр юктыр. Россия 1 каналында төбәк яңалыклары өчен дә вакыт каралган. "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыкларны республикабызның ике дәүләт телендә эфирга чыгара. Бүген яңалыклар хезмәтенең эш нәтиҗәсе хуплауга лаек: тамашачылар актуаль хәбәрләр белән таныша, объектив карашны ишетә, борчыган проблемаларын хәл итү юлларын таба.
Россия 1 - Татарстан каналының тагын бер юнәлеше - милли тапшырулар редакциясе эшчәнлеге.
Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә иртәнге тугыздан унга кадәр татар һәм рус телләрендә, Татарстанның мәдәният - сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларны чагылдырган, танылган шәхесләр, үрнәк гаиләләр, үз эшенең осталарына мәдхия җырлаган тапшырулар әзерләнә. Тематик фильмнар төшерелә.
"Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе ноябрь аеннан Милли тапшырулар редакциясе яңа тапшырулар тәкъдим итте. Хәзер җомга саен эфирга "Хәерле көн, Татарстан", сишәмбе көннәрендә "Добрый день, Татарстан" тапшырулары чыгачак.
"Хәерле көн, Татарстан" - "Добрый день, Татарстан" тапшырулары көнкүрешнең төрле өлкәсен колачлаячак: бәхетле гаилә тормышы серләре, юрист киңәшләре, уңышка ирешкән, үз хезмәте белән танылу алган шәхесләр белән очрашу, хатын - кызлар һәм ирләр өчен файдалы киңәшләр, студия кунаклары белән аралашып бүләкләр оту, сәламәтлекне саклау, ныгыту белән бәйле мең төрле сорауларга җаваплар.
Җомга көннәрендә эфирга чыгачак "Хәерле көн, Татарстан" тапшыруының асыл бизәге "Таян Аллаһка" сәхифәсе булырга тиеш. Үз эшчәнлекләре белән мөселман кардәшләребезнең ышанычын яулаган, туктаусыз эзләнүдә, гыйлем алуда булган имамнарыбыз, мөхәррирләр сүзләренчә, күп тапкырлар кабатланган темалар буенча яки Җомга намазына җыелганда сөйләгән юнәлеш буенча вәгазьләргә җыенмый. Хәзрәтләр бүгенге көнгә хас проблемаларны дини күзлектән яктыртачак, тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстанда төрле милләт, дин кешеләре яши. Бездәге татулыкны Европадада үрнәк итеп күрсәтәләр. "Добрый день, Татарстан" тапшыруында исә "Религиозная культура" сәхифәсе әзерләнә. Юк, бу диннәр тарихы турында сөйләргә җыену түгел. Бу милли гореф - гадәт, йолаларның шул халык тоткан дин белән синтезе, динне саклап калырга ярдәм иткән йолаларның бүген дә үтәлеше турындагы саллы, кызыклы тапшыру. Максатыбыз диннәрне аерып, мактау түгел, ә дини кешенең асылын ачу.
Болардан тыш Милли тапшырулар редакциясе "Современник" - "Замандаш" циклыннан тапшыруларын эфирга әзерләчәк. Тематик фильмнар төшерү эше дә тукталмый. Татарстанда тиңдәше булмаган «Музыкальная жизнь» тапшыруы яңа сулыш белән эфирга чыгачак. Ул гади телевизор караучылар өчен дә кызыклы булачак, тормышын музыка белән бәйләргә җыенган студентлар өчен исә кулланма рәвешендә булырга тиеш.
Димәк, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә Россия 1 каналында, иртәнге тугыздан соң эфирда "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе тапшырулары.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев