Алма һәм дарчин (корица) белән эремчекле кабартмалар
180 г эремчек 1 йомырка 30 г/ 2 аш кашыгы атланмай 11 аш кашыгы он 1 чеметем тоз 1 бал калагы разрыхлитель Эчлек өчен: 1 яшел алма 1 аш кашыгы атланмай 2 аш кашыгы шикәр комы 2 аш кашыгы су корица Эремчек, йомырка, май, тоз, разрыхлитель һәм оннан камыр басабыз....
180 г эремчек
1 йомырка
30 г/ 2 аш кашыгы атланмай
11 аш кашыгы он
1 чеметем тоз
1 бал калагы разрыхлитель
Эчлек өчен:
1 яшел алма
1 аш кашыгы атланмай
2 аш кашыгы шикәр комы
2 аш кашыгы су
корица
Эремчек, йомырка, май, тоз, разрыхлитель һәм оннан камыр басабыз. Йомшак камыр килеп чыгарга тиеш. Аны суыткычка куеп торабыз.
Май, су, шикәрдән куе сироп кайнатабыз. Шакмаклап туралган алма кушабыз. 3 минут тирәсе пешерәбез һәм суытабыз.
Камырны җәеп, түгәрәкләр кисеп алырга.
Эчлек салырга һәм корица сибәргә.
Эремчек пилмәне бөккән кебек бөгеп чыгарга.
170-180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез. Пешерер алдыннан кабартмаларны сөт белән майларга кирәк.
Суынгач шикәр оны сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев