Ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтты
Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабрена кадәр озайту турында канун кабул итте. Тиешле карар илдә уңай демографик тенденцияне саклау максатыннан кабул ителде, диелгән аңлатма язуында. Канун ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү кысаларындагы белем программаларына һәм шуңа бәйле башка чыгымнарга тоту мөмкинлеген бирә. Ана...
Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабрена кадәр озайту турында канун кабул итте. Тиешле карар илдә уңай демографик тенденцияне саклау максатыннан кабул ителде, диелгән аңлатма язуында.
Канун ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү кысаларындагы белем программаларына һәм шуңа бәйле башка чыгымнарга тоту мөмкинлеген бирә. Ана капиталын шулай ук ипотекага башлангыч взноска һәм торак буенча башка кредитларга кертергә мөмкин була. Әлеге акчаны инвалид балалары булган ата-аналар социаль адаптация һәм интеграция өчен товарлар алуга һәм кирәкле хезмәтләргә тота алачак. Шулай да боларны балага өч яшь тулганчы башкару карала.
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин декабрь уртасында ана капиталының 2020 елда гына 4 процентка индексацияләнәчәген җиткерде. Министр сүзләренчә, индексация икътисади вазгыятькә бәйле була туктатылган.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154765/
фото: http://belorinfo.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев