Яңа туган бала Анадырь - Мәскәү рейсы самолетында вафат булган, дип хәбәр итә РИА Новости, төбәкнең ашыгыч хезмәт чыганагына сылтама биреп. Очкыч Салехардта ашыгыч рәвештә җиргә төшкән. Самолетта булган сабый Мәскәүгә дәваланырга җибәрелгән, әмма бер мизгелдә аның хәле начарланган. Табиблар баланы коткара алмаган. Чыганак мәгълүматлары буенча, бала ике көн элек...
Яңа туган бала Анадырь - Мәскәү рейсы самолетында вафат булган, дип хәбәр итә РИА Новости, төбәкнең ашыгыч хезмәт чыганагына сылтама биреп.
Очкыч Салехардта ашыгыч рәвештә җиргә төшкән.
Самолетта булган сабый Мәскәүгә дәваланырга җибәрелгән, әмма бер мизгелдә аның хәле начарланган. Табиблар баланы коткара алмаган.
Чыганак мәгълүматлары буенча, бала ике көн элек кенә туган булган.
Нет комментариев