Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Апас районының Чирү авылы халкы, язгы ташу аркасында, авылдан чыга алмый

Авылда бердәнбер транспорт чарасы – көймә.

Апас районының Чирү авылы халкы язгы ташкын аркасында, чолганышта калган. Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Бердәнбер транспорт чарасы – көймә.

Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбакировлар су эчендә калган. 

“Кичә иртәнге 7 тулганчы ишек алдына су керде. Ел саен язны шөбһәләнеп көтәбез. Әзерлекне алдан башлыйбыз. Баз, идән астындагы әйберләрне чыгардык. Малларны махсус күтәрелгән урынга күчердек", – диде Алмаз Әбүбакиров “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ташудан зыян күрүче ишек алдында көймә белән йөрүләрен әйтте. Аны махсус сатып алганнар.

“Ишек алдында 1 метр биеклектә су. Инде ике көн эшкә дә барып булмый. Урамга көймә белән чыккан идем, агым көчле булгач, суны кичеп булмый”, – диде. 

Авылда бүгенге көндә МЧС хезмәткәре дежур тора. Ташу төшкәнче үк янгын сүндерү машинасы кертеп калдырганнар.

Ташуның Чирү авылына салган зыяны турында тулырак “Интертат.татар” электрон газетасыннан укыгыз.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак 2018 елгы язгы ташуның беренче корбаннары һәм санаулы мизгелдә өенә су бәреп кергән гаилә турында да язган иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/12/161843/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев