Апрель сынамышлары
Апрель җитәргә санаулы гына көннәр калуына карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый. Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр. Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы...
Апрель җитәргә санаулы гына көннәр калуына карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый.
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев