Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ашау өчен эшлисезме, эшләү өчен ашыйсызмы?

Халыкның 30 проценты чамасы эшләгән акчасының яртысын диярлек ризык алуга тота. Rabota.ru порталы уздырган сораштыруда әнә шундый нәтиҗә ачыкланган. Ризык алганда акчаны кысыбрак тотарга туры килгәне бармы, дигән сорауга респондентларның 91 проценты уңай җавап биргән. Акча җитми башласа, халык балык, шикәр, кондитер ризыклары, җиләк-җимешне азрак ала башлый икән. Ә сез ашау өчен эшлисезме, әллә эшләү өчен ашыйсызмы?

Гүзәл Кашапова, музыка белгече:

 – Бик күпләрнең көне дөнья куу белән уза. Бар эшләгәнебез ризык өчен генә.  Хәзерге заман бәяләренә күз салсак, бар нәрсә кыйммәт. Ә хезмәт хакы әллә ни югары түгел, бигрәк тә бюджет өлкәсендә. Дөрес тукланыйм, рәтлерәк кием алыйм дисәң, янчыгыңның калын булуы мәҗбүри. Ә балалар үстергән гаиләләргә тагы да күбрәк кирәк ул акча. Хәерлегә булсын. Алай да, Яңа елга яңа өмет белән карыйбыз әле, бар да яхшы булыр дип тынычландырабыз үзебезне!

Эльвира Хамматова, җырчы:

– Мин эшләү өчен ашыймдыр. Дөрес туклану дигәннәре белән дә баш ваткан юк. Өйдә нинди ризык бар, кайчан телим, шунда утырам да ашыйм. Ризыкка акча күп тотылганын яшермим. Кибеткә барасың да, кирәксә-кирәкмәсә, кәрҗинеңне тутырып әйбер җыеп чыгасың. Әле ач та булсаң, тагын күбрәк алына. Тик ул ризыкның яртысы кирәксез булып чыга. Ашарга вакыт җитми, ә ризык бозыла. Шуңа күрә мин хәзер акчаны да кысып тотуның рәтен таптым. Кибеткә барганчы, исемлек төзим. Кирәк-яракны беткәннән беткәнгә генә алам.

Гөлназ Шамилова, укытучы:

– Авылда торгач, ризыкны талымлап тормыйбыз. Ашар өчен акча күп тотам дип әйтеп булмый. Бәрәңге, ит, яшелчәләр, кайнатмалар үзебезнеке. Камыр ризыклары да пешерәм. Акчабыз онга, шикәр комына гына китә. Әллә нигә бер Казанга кунакка, акча туздырырга барып кайтабыз. Анда баргач, кафеларга да кереп чыгабыз, кием-салым да, тәмлүшкәләр дә алабыз. Ашау өчен яшибез дип әйтә алмыйм. Мөгаен, яшисе килгәнгә, ашыйсы киләдер дә инде ул.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

– Бу мәсьәләгә дин ягыннан чыгып караганда, Аллаһы Тәгалә кешене гыйбадәт кылу өчен яратты. Ә аның өчен хәрәкәт итәргә, эшләргә тиеш. Ә ашау яшәешне саклау өчен мөһим. Без, Пәйгамбәребез кушканча, ризыкны чамалап ашыйбыз, тыгылганчы түгел. Кеше хәрәкәтенә күрә, хезмәт хакын ала. Ризыкның Аллаһы Тәгаләдән икәнен дә аңлыйбыз. Эшләп кенә баеп булмаганын да яхшы беләбез. Эш нәтиҗәсендә генә байлык килсә, ишәк белән ат та алтын сарайларда яшәр иде. Кеше үзенә тиешлесен ала һәм юрганына карап, аягын суза. Кемгәдер ипи дә тансык, кемгәдер ипи өстенә май, өченче берәүгә майдан тыш уылдык та кирәк. Зур кибетләрдә ашамлык салырга арба куелган. Янында гына кәрҗин дә тора, аны күтәреп йөрсәң, ризыкны да азрак аласың. Юк, күпчелек адәм баласына тонна-тонна әйбер тутырырга арба кирәк. Бишәр мең сумлык аракы-шәраб сатып алучылар була. Аңа ничек акча җитсен?! Ә кемнеңдер пенсиясе биш мең сум. Булганны исраф итмичә, тота белергә өйрәнү – зур нәрсә.

Диләрә Мусина, табибә:

– Мин ул процентка кермим. Хезмәт хакымның күп өлеше ашау-эчүгә китә дип әйтә алмыйм, башка ихтыяҗларга да акча кала. Безгә күп ризык – ит-май, бәрәңге, бүтән яшелчәләр авылдан килә. Күп әйберне ирем сатып алып кайта. Соңгы елларда табибларның хезмәт хакы да артты. Айга уртача кулга 40-45 мең сум акча керә. Аннары белгечләрнең байтагы икешәр-өчәр урында эшли. Бер хезмәт хакы гына җитсә, алай йөрмәсләр иде.      

Җәүдәт Гыйльманов, продюсер:

–  Күпме эшләсәң дә, акча җитми, дигән әйтем йөри халыкта. Белмим, безнең гаиләдә акча җитә. Ашарга китә инде күбесе, әмма бераз кала да әле. Эшкә  эшләр өчен йөрим, чөнки күңелемә ошый.

Гөлзәйнәп Хәсбиева, идән юучы (Казан):

– Бар тапкан акча гаиләне туендырырга китә. Кая анда күңел ачу?! Их, акча булса, бассейнга да, матурлык салоннарына, концерт-театрларга йөрер идем. Хезмәт хакы аз булгач, әллә ни кыландырып булмый шул. Бер кибет киштәсенә, бер акчага карап торган чаклар да аз түгел. Балалы өйдә кәнфит, перәннексез дә торып булмый. Шуңа күрә  чәкчәген, баллы пирогларны, хәтта ипине дә үзем пешерәм. Шикәр комы, он, май – безнең гаиләдә иң күп сатып алына торган ризык. Витамин булсын өчен яшелчә, җиләк-җимешләрне җәй көне күп итеп ашап калырга тырышабыз. Әле ярый авылдан бәрәңгесен, итен биреп торалар. Өйдә төп ризыклар булса, без  шуңа да риза.

 

Фото:https://pixabay.com/

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев