АШЛАМАНЫ — КАР ӨСТЕНӘ
Суганчалы язгы чәчәкләрне (лалә, нәркис, гиацинт һәм башкалар) беренче тапкыр кыштан соң ук тукландырырга була. Ашламаны чәчәк тирәли кар өстенә сибәргә кирәк. Кар сулары туклыклы матдәләрне туфракка бик тиз сеңдерә һәм чәчәкләрне тизрәк уята. Язын үсеп китәр өчен, аларга азот кирәк. Шуңа иртә язда мочевина, нитроаммофоска яки аммиак селитрасы кертергә...
Суганчалы язгы чәчәкләрне (лалә, нәркис, гиацинт һәм башкалар) беренче тапкыр кыштан соң ук тукландырырга була. Ашламаны чәчәк тирәли кар өстенә сибәргә кирәк.
Кар сулары туклыклы матдәләрне туфракка бик тиз сеңдерә һәм чәчәкләрне тизрәк уята. Язын үсеп китәр өчен, аларга азот кирәк. Шуңа иртә язда мочевина, нитроаммофоска яки аммиак селитрасы кертергә була. Гранулалы ашламаларны 1 кв. метрга бер уч исәбеннән сибә аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев