Атна башында яшенле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 23 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытка җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез кыска вакытлы яңгырлар явып уза. Төнге сәгатьләрдә...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 23 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән кыска вакытка җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез кыска вакытлы яңгырлар явып уза.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 8-13, көндез 8-23 градус җылы.
http://intertat.ru/tt/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев