Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Азык-төлек сыйфатын тәэмин итүдә хилафлыкларга юл куйган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр

РФ Административ хокук бозулар кодексына тиешле төзәтмәләр Дәүләт Думасы каравына тапшырылган.

Россиядә азык-төлек продуктлары, эшләнмәләр һәм материалларның сыйфатын тәэмин итүдә хилафлыкларга юл куйган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Шул хактагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хәзер сыйфатсыз продуктлар экспертиза үткәреп тормыйча гына утильләштерелергә яки юкка чыгарылырга тиеш. Аңа кадәр җитештерүче күзәтчелек органы вәкиле катнашында продуктның үзлеген алга таба кулланып булмаслык итеп үзгәртергә бурычлы.

Әмма чынлыкта гамәлдәге закон таләпләре һәрвакытта да үтәлми. Нәкъ менә шундый очракларда штраф санкцияләре кертергә тәкъдим ителә дә инде, диелә закон проектына аңлатма язуында.

РФ Административ хокук бозулар кодексына тиешле төзәтмәләр кертелгән очракта, гражданнарга штрафларның күләме – 2-4 мең, вазифаи затларга – 20-40 мең, юридик затларга 200-500 мең сум тәшкил итәчәк.

 

 Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев