Баланың иммунитетын ныгыту өчен нишләргә?
Ата-ананың һәммәсе дә баланың иммунитетын ныгыту өчен төрле чаралар күрә. Тик даруханәдә сатылган кыйммәтле витамин һәм даруларның күпчелек очракта бөтенләй диярлек файдасы юк. Шуңа да борынгы әби- бабалардан килгән дәвалану ысулларына күбрәк өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә, беренче урында суган белән сарымсак тора. Тик аларның чыдап булмаслык исе һәм тәме балаларны...
Ата-ананың һәммәсе дә баланың иммунитетын ныгыту өчен төрле чаралар күрә.
Тик даруханәдә сатылган кыйммәтле витамин һәм даруларның күпчелек очракта бөтенләй диярлек файдасы юк. Шуңа да борынгы әби- бабалардан килгән дәвалану ысулларына күбрәк өстенлек бирергә кирәк.
Әлбәттә, беренче урында суган белән сарымсак тора. Тик аларның чыдап булмаслык исе һәм тәме балаларны читләштерә. Бу очракта вак кына туралган суганны яисә сарымсакны ризыкка салырга була.
Әчегән сөт продуктларында иммунитет өчен файдалы лакто- һәм бифидобактерияләр саклана. Алар ярдәмендә эчәк тракты микроблар белән җиңелрәк көрәшә икән. Моннан тыш, чикләвек ашау организмга көч өсти һәм төрле чирләргә каршы тору сәләтен арттыра.
фото: http://restaurant-empire.ru/page/kartinka_mama_zashishaet_rebenka/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев