Бавырны сәламәтләндерү өчен нишләргә?
Һәр өченче кеше бавыр авырулары белән интегә. Әгәр дә авызда ачы тәм булса, кузләрнең аксымы җиңелчә сары төскә керсә һәм даими рәвештә авырту хисе борчыса, бавырга югары дәрәҗәдә игътибар кирәк. Махсус диета ярдәмендә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Рационда һәрвакыт кишер, кәбестә, чөгендер, помидор, кабак, кыяр, петрушка һәм укроп булырга тиеш....
Һәр өченче кеше бавыр авырулары белән интегә.
Әгәр дә авызда ачы тәм булса, кузләрнең аксымы җиңелчә сары төскә керсә һәм даими рәвештә авырту хисе борчыса, бавырга югары дәрәҗәдә игътибар кирәк. Махсус диета ярдәмендә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Рационда һәрвакыт кишер, кәбестә, чөгендер, помидор, кабак, кыяр, петрушка һәм укроп булырга тиеш. Болар белән беррәттән аксымга бай продуктларны да онытырга ярамый. Артык майлы булмаган балык һәм кошы ите бавыр өчен идеаль ризык булып тора. Шулай ук сөт продуктлары да бавырның чистарыну процессларында зур роль уйный.
Бавыр өчен иң мөһим әйберләрнең берсе, әлбәттә, бал. Көненә ике чәй калагы кабып куйсаң, шул җитә.
Бавырдагы торгынлык күренешләрен юкка чыгару өчен көн саен физик күнегүләр ясау зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев