Бер авылда спиннер өчен сугышканнар
Әлеге хәл районыбызның бер авылында бала-чага арасында булган, дип хәбәр итә Балтач районының "Хезмәт" газеты. Башлангыч сыйныфта укучы ике малай бер спиннер өчен сугышкан һәм ахыр чиктә әти-әниләр берсе өстеннән берсе полициягә гариза язган. Бу хәлне районның КДН комиссиясе утырышында тикшергәннәр. http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/20298
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев