Татарстан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Бөгелмә районы.Иске Сумароково авылында үгезләр көтүчене сөзеп үтергән. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза "Татар-информ". 57 яшьлек көтүченең үле гәүдәсе кичә кич табылган. Ир-атның тәнендә мөгез һәм тояк яралары була. Ир-ат күптән түгел генә фермер...
Бөгелмә районы.Иске Сумароково авылында үгезләр көтүчене сөзеп үтергән. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".
57 яшьлек көтүченең үле гәүдәсе кичә кич табылган. Ир-атның тәнендә мөгез һәм тояк яралары була.
Ир-ат күптән түгел генә фермер хуҗалыгына көтүче булып эшкә урнашкан була. Фаҗига булган көнне иртәнге 6 да ул сыер көтүе көтәргә чыга. Көтүдә өч үгез дә була. Көтүче билгеләнгән вакытка фермага кайтмый. Хуҗа кеше аны эзләргә чыгып китә. Вафат булган ир-атның мәете болын уртасында табыла. Көтүченең гәүдәсе янында ертылып беткән куртка табыла, ә аның гәүдәсе янында тояк эзләре була.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.
http://intertat.tatar/hewef_heter/b-gelm-rayonynda-gezl-r-k-t-chene-s-zep-terg-nn-r/
Нет комментариев