Бик тәмле пирог
Йомшак, уалып торган камыр эчендә баллы эремчекле пирог Бер савытка: 3 йомырка 1 стакан шикәр комы 400-500 г эремчек Бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш. Икенче савытка: 3-4 стакан он 1 пачка маргарин 1 бал калагы сода 1 стакан шикәр комы Шулай ук бөтенесен болгатабыз һәм валчык килеп...
Йомшак, уалып торган камыр эчендә баллы эремчекле пирог
Бер савытка:
3 йомырка
1 стакан шикәр комы
400-500 г эремчек
Бөтенесен бергә болгатабыз. Сыек камыр килеп чыгарга тиеш.
Икенче савытка:
3-4 стакан он
1 пачка маргарин
1 бал калагы сода
1 стакан шикәр комы
Шулай ук бөтенесен болгатабыз һәм валчык килеп чыгарга тиеш.
Табаны майлыйбыз.
Икенче савыттагы камырны икегә бүләбез һәм яртысын табага салабыз.
Өстенә эремчек кушылмасын, аннан соң калган камырны салабыз.
Пирогны 20-30 минут пешерегә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев