Билгесез ир-ат Чиләбедә гимназия янында пистолеттан атыш оештырган
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗигадә бер балага зыян килгән.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Билгесез ир-ат Чиләбедә гимназия янында пневматик коралдан атыш оештырган, дип хәбәр итә ТАСС.
Ул Чиләбе шәһәренең 63нче гимназиясенә пневматик коралдан аткан.
Гадәттән тыш хәл вакытында мәктәптә балалар булган. Бер баланың зыян күрүе турында билгеле, диелгән әлеге хәбәрдә.
фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев