Быел Татарстан халкы электрон паспортка күчәчәк
Татарстанда яшәүчеләр электрон паспортны 2022 елда ук ала алачак.
Бу хакта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.
— Россиядә электрон паспортларны гамәлгә кертү турындагы Президент указы проектын килештерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан өч сынау төбәге арасында калды, агымдагы ел ахырында паспортларны бирә башларга ниятлибез, — диде ул.
Электрон паспортны өч төбәктә — Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бирә башлаячаклар. Элегрәк документны 2023 елдан бирә башларлар дип фаразланган иде.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев