Чаллыда агачта асылынып торган ир-ат гәүдәсе паркта йөрүчеләрне куркыткан
Чаллыда 16 август көнне 15.16 сәгатьтә «Гренада» паркында йөрүчеләр агачта асылынып торган ир-ат гәүдәсен күреп алганнар, дип яза «Челнинские известия» басмасы.
Кемнәрдер куркудан кычкырып җибәргән, икенчеләре шунда ук полиция хезмәткәрләрен һәм табибларны чакырткан.
Ачыклаганча, бу вакытта ир-ат инде үлгән булган.
47 яшьлек ирнең кесәсендә үлем алдыннан язып калдырган кәгазь кисәген табып алганнар. Ул үзенең үлемендә беркемне дә гаепләмәүләрен сораган.
Чыганак:http://maydan.tatar/challyd
Фото:https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев