Чаллы бэби-боксында ике айлык бала калдырып киткәннәр
Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый. «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Якшәмбегә каршы төндә Чаллы бэби-боксында чираттагы ташландык балага тап булалар. «Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кама балалар медицина үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. 23.50 сәгатьтә бэби-бокста чираттагы мәртәбә сигнализация эшли башлый, шуннан соң хезмәткәрләр...
Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый.
«Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Якшәмбегә каршы төндә Чаллы бэби-боксында чираттагы ташландык балага тап булалар. «Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кама балалар медицина үзәгенең матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте.
23.50 сәгатьтә бэби-бокста чираттагы мәртәбә сигнализация эшли башлый, шуннан соң хезмәткәрләр одеялга төрелгән ике айлык кызга юлыга. Аның янында памперслар салынган сумка, сөт шешәсе һәм имезлек, шулай ук баланы ни сәбәпле калдырып китүләрен аңлаткан язу да була.
«Хокук саклау органнары, опека һәм попечительлек органнарына бу хакта хәбәр ителә. Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә, аны белгечләр карый. Баланың алдагы язмышы Россия Федерациясе законнары нигезендә хәл ителәчәк», - дип хәбәр итте Диләрә Эстрина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев