Елмаеп алыгыз
Өйләнү - Әти, мин өйләнәм! - Башта гафу үтен! - Ник?!.. - Гафу үтен! - Ник мин тик торганда гафу үтенергә тиеш? - Әйткәнне тыңла! - Минем сиңа нинди начарлыгым тиде?.. - Гафу үтен! - Сәбәбен әйт... - Башта гафу үтен! - Яхшы... Әти, мине гафу ит! - Молодец, сынауны...
Өйләнү
- Әти, мин өйләнәм!
- Башта гафу үтен!
- Ник?!..
- Гафу үтен!
- Ник мин тик торганда гафу үтенергә тиеш?
- Әйткәнне тыңла!
- Минем сиңа нинди начарлыгым тиде?..
- Гафу үтен!
- Сәбәбен әйт...
- Башта гафу үтен!
- Яхшы... Әти, мине гафу ит!
- Молодец, сынауны уздың. Бер сәбәпсезгә дә гафу үтенергә өйрәндең. Инде өйләнә аласың.
*** *** ***
- Кадерлем, бүген шундый төш күрдем: имеш, син миңа бриллиант йөзек бүләк иткәнсең икән!
- Җимешем, әгәр үзеңне әйбәт тотсаң, икенче төшеңдә "Мерседес" бүләк итәчәкмен!
*** *** ***
Кризис вакытында ничек яшәргә:
1. Шәхси автомобильдән җәмәгать транспортына күчеп утырыгыз.
2. Төшке ашны кафеда түгел, өйдән банкага тутырып алып килеп ашагыз.
3. Азык-төлекне акция буенча алыгыз.
4. "Распродажа"дан киенегез.
Сорау: әгәр мин кризиска кадәр дә шулай яшәгәнмен икән, хәзер нишләргә?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев