Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Энергияне каян алырга

Көндез черем итеп алу. 30 минут - 1 сәгать йоклап алу хәлне җиңеләйтә, эшне яңа көч белән дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Чәй эчү. Яхшы сыйфатлы каты итеп пешерелгән чәйне салкын су белән катнаштыр (пропорциясе 1:1), 0,5 литр шушы сыеклыкка 20 төймә аскорбин кислотасы салыгыз. Иртән зарядка ясау. Буыннар һәм мускуллар...

Көндез черем итеп алу.

30 минут - 1 сәгать йоклап алу хәлне җиңеләйтә, эшне яңа көч белән дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Чәй эчү.

Яхшы сыйфатлы каты итеп пешерелгән чәйне салкын су белән катнаштыр (пропорциясе 1:1), 0,5 литр шушы сыеклыкка 20 төймә аскорбин кислотасы салыгыз.

Иртән зарядка ясау.

Буыннар һәм мускуллар хәрәкәткә килә. Әгәр уңайсыз итеп йокласаң, мускуллар ойый, иртәнгә алар авырта башлый. Зарядка бу сызлауны кыска вакыт эчендә юкка чыгара. Кәеф күтәрелә. Физик активлык начар уйлардан коткара, организмны уянырга мәҗбүр итә. Организм бер көнгә җитәрлек энергия ала.

Музыка тыңлау

Иртән тиз ритмлы музыка тыңлау кешене уята, тормышны яхшы якка үзгәртергә теләк булдыра. Күңелле, энергетик музыка кеше психикасына да тәэсир итә.

Көн тәртибенә спорт белән шөгыльләнүне кертү.

Күбрәк энергия сарыф итсәң, аны күбрәк аласың дигән сүз. Физик күнекмәләр организмыңның тукымасын кислород, туклыклы элементлар белән тулыландыра.

Төнлә яхшылап йоклау.

Олы кешегә, энергия запасын тулыландыру өчен, 7-8 сәгать йокларга кирәк. Киресенчә булганда, иммунитет начарлана, ашказаны системасы эшчәнлеге бозыла, хроник арыганлык барлыкка килә.

Уку-эш вакытында кыска тәнәфесләр ясарга өйрән.

Әгәр 1,5 минут тәнәфес ясасаң, бу эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен 6 процентка арттыра. Әгәр икешәр минут тәнәфес ясасаң, эшеңнең нәтиҗәлелеге 11 процентка арта. Һәр сәгать саен 5әр минут ял итсәң, клавиатура, тычканны еш куллану аркасында барлыкка килгән сызлаулар бетәр.

Салкынча су белән юыну -

йокыдан уята.

Саф һавада йөрү.

Кәефне күтәрә, стрессны юкка чыгара, сәламәтлекне, йокыны, ми эшчәнлеген яхшырта.

Витаминнар эчү.

Организм эшчәнлеген яхшырта. Язын һәм көзен поливитаминнар эчү файдалы. Ләкин моны табиб киңәше белән эшләргә кирәк.

http://yalkyn.com/achysh/23749/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев