Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовка мәктәбенә башлангыч сыйныфлар, Кирлегәч мәктәбенә инглиз теле һәм физика укытучысы кирәк

Бүгенге көндә муниципаль районның мәгариф ситемасында 2 мең 500 кеше эшли, шуның 700е педагогик хезмәткәр. Укытучылар уртача 46 яшьтә, 30 яшькә кадәр 67 укытучы эшли.

Эшкә яшь кадрларны алу район мәгариф системасының мөһим бурычы булып тора. Быелгы уку елында шәһәр һәм районның белем бирү оешмаларында 22 яшь белгеч үзенең эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Алар барысы да - безнең мәктәпләрне тәмамлап, югары уку йортында белем алган яшьләр. 
  Бүгенге көндә район һәм шәһәр мәктәпләренә 30 дан артык укытучы кирәк. Нигездә, башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм информатика, математика, инглиз теле, химия һәм биология укытучылары. 

  Укытучыларга мохтаҗлык аеруча авыл мәктәпләрендә зур. Мәсәлән, Зәй-Каратай мәктәбенә музыка һәм ИЗО, химия һәм биология, физика һәм башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. 
 Федотовка мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы, физика һәм информатика, химия һәм биология укытучылары кирәк. 

  Иске Куак мәктәбенә физика һәм информатика укытучысы, Кирлегәч мәктәбенә инглиз теле һәм физика укытучысы кирәк.     

Ленниогорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин белән әңгәмәдән алынды. Тулы варианты “Заман сулышы”ның 24 август санында.

ФОТО:https://pixabay.com/ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев