Федотовкада балалар да, ветераннар да шахмат-шашканы шәп уйный (фотолар)
Февраль аенда Федотовка мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Парфирий Петрович Васильевны искә алу кичәсе үткәрелде. Традициягә тугры калып, Бөек Җиңү елында да мәктәптә зур шахмат кичәсе узды.
Җаваплы итеп, оста шахматчы, мәктәпнең шахмат-шашка түгәрәге җитәкчесе Магиҗан Габдуллинга мөрәҗәгать иттек.
Менә бу көн килеп тә җитте. Бөтен мәктәп укучылары залга җыелды. Магиҗан Шагитович бик җитди әзерләнгән иде. Стенада шахмат тарихына багышланган стенд, магнитлы зур шахмат тактасы, өстәлләрдә шахмат турындагы уку әсбаплары күргәзмәсе, икенчесендә ир-атлар hәм хатын кызлар арасындагы дөнья чемпионнары, татарлар арасыннан чыккан данлыклы шахматистлар.
Кичә барышында балалар шахмат турында табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр. 9 нчы сыйныф укучысы Максим Иванов, компьютер белән көч сынашты, 4 нче сыйныф укучылары Владимир Васильев белән Андрей Ильин шашка буенча үткән турнирда ничьяга килештеләр, ветераннар (Люция Ильина) укытучыларга (Магиҗан Габдуллин) каршы шахмат партиясендә укытучылар җиңү яулады.
Очрашу барышында булган ярышларда түбәндәге укучылар призлы урыннарга ирештеләр: Максим Иванов (9 нчы сыйныф), Александр Дәүләтшин (9 нчы сыйныф), Александр Ильдебенев (8 нче сыйныф), Дарья Григорева (5 нче сыйныф).
Люция Ильина, ветераннар советы рәисе
Язма кыскартылды, тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.
Фотолар: мәктәптән



.jpg)



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев