Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Гадәти булмаган кунаклар һәм күп тапкыр Мендельсон маршы: Лениногорск ЗАГС бүлегендә туйлар гөрләде (+фотолар)

Лениногорск ЗАГС бүлеге үткән атнаның җомга-шимбәсе буенча нәтиҗә ясый.

Июльнең соңгы көнендә – 31 июльдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Ярослав белән Гөлназның никахы теркәлде, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге. Ә аларны котларга гадәти булмаган кунаклар – ике “тычкан” да килгән. Баксаң, алар шаһитлар шулай кызык ясарга булганнар, костюмнар киеп килгәннәр. 

1 август көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә 5 пар гаилә тормышын башлап җибәргән. Никахларын теркәүче кияү белән кәләшләр арасында Лениногорск, Әлмәт, Оренбург өлкәсеннән, Зеленодольскидан да парлар булган. 

“Һәр гаилә – үзенчәлекле, ләкин бер пар безне сокландырды. Әлфинур белән Илназ - традицион мөселман кануннарына буйсынуны сайлаган пар. Кәләшнең киеме соклану уятты: ул тыйнак, нәфис һәм шул ук вакытта дини нормаларга бик тә туры килә. Бу хөрмәт күрсәтү генә түгел - бу аларның гомуми тормыш фәлсәфәсенең бер өлеше, һәм нәкъ менә безнең залда аларның гаилә союзының беренче сүзләре яңгыравына шатбыз”, - дип яза ЗАГС бүлеге. 
Яшь гаиләләрне котлыйбыз.

 

фотолар: ЗАГС бүлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев