Әгерҗе районы Кичкетаң авылында шәхси хуҗалыклар биш миллион сумлык сөт сатканнар
Кичкетаң - Әгерҗе районында иң күп мал күп асраучы авылларның берсе. Быел, узган елга караганда, биредә мөгезле эре терлекләр, бал кортлары, кош-кортлар тагын да арткан. Узган ел җирлектә 204 сыер асралган. 22 хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк баш сыер бар. Сөтлебикә хуҗалары 579 мең сум субсидия алганнар. Шәхси хуҗалыклар...
Кичкетаң - Әгерҗе районында иң күп мал күп асраучы авылларның берсе. Быел, узган елга караганда, биредә мөгезле эре терлекләр, бал кортлары, кош-кортлар тагын да арткан.
Узган ел җирлектә 204 сыер асралган. 22 хуҗалыкта өч һәм аннан да күбрәк баш сыер бар. Сөтлебикә хуҗалары 579 мең сум субсидия алганнар. Шәхси хуҗалыклар 273900 литр сөт сатканнар. Иң күп сөт тапшыручылар - Рәшит Таҗиев, Фәрит Зиннәтуллин, Юрий Казанцев, Михаил Куропаткин, Азат Әскәров, Өлфәт Моратов. Гомумән, халык сөт сатып биш миллион сумга якын акча эшләгән.
Шәхси хуҗалыкларда 60 трактор, 127 җиңел, 13 йөк машинасы бар. 17 хуҗалык 384 гектар мәйданда үзләренең пай җирләрен алган. Печән сатып акча эшләүче хуҗалыклар да күп биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев