Иң яхшы сөяркәләр нәрсә ашый?
Италия галимнәре сөешү осталыгының һәм сыйфатының кайсы ашамлыкларга бәйле булуын ачыкламакчы булган. Сорау алуда мең кеше катнашкан. Кем кишер ашарга ярата - шулар хисе ташып торучы булып чыккан. Кишер яратучы хатын-кызлар игътибарны җәлеп итә торган кием-салым кия, ә вегетариан ир-егетләр дәртле сөяркәләр икән. Галимнәр, кофе яратучылар кыланчык була, дигән фикергә...
Италия галимнәре сөешү осталыгының һәм сыйфатының кайсы ашамлыкларга бәйле булуын ачыкламакчы булган.
Сорау алуда мең кеше катнашкан.
Кем кишер ашарга ярата - шулар хисе ташып торучы булып чыккан. Кишер яратучы хатын-кызлар игътибарны җәлеп итә торган кием-салым кия, ә вегетариан ир-егетләр дәртле сөяркәләр икән. Галимнәр, кофе яратучылар кыланчык була, дигән фикергә килгән. Ә поп-корн яисә тәрәч (треска) балыгын үз иткән ирләр - әйбәт сөяркәләр, камыр ризыкларын яратып ашаучылар - ышанычлы, иткә өстенлек бирүчеләр үз-үзләрен генә ярата, дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев