Ир-ат тугызынчы каттан егылып, исән калган
ЯҢАЛЫКЛАР

Ир-ат тугызынчы каттан егылып, исән калган

Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән. Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның тугызынчы катыннан сикергән. Йорт янында үскән...

Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән.

Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның тугызынчы катыннан сикергән. Йорт янында үскән зур ябалдашлы агач ярдәмендә, ир-ат исән калган. Зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" машнасында хастаханәгә алып киткәннәр. Танышлары социаль челтәрләрдә язуынча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу, үзенең дә, якыннарының да җәфалануы этәргән.

http://shahrichalli.ru/tt/component/k2/item/11318-challyida-ir-at-tugyizyinchyi-kattan-egyilyip-isәn-kalgan.html


Нет комментариев