ИШЕК ТӨБЕНДӘ
ИШЕК ТӨБЕНДӘ Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм: бер бала Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: - Әллә, - димен, - Звонокка буең җитмиме? - Җитми шул, - ди. - Кая, үзем басыйм. Бернеме, - дим, - әллә икеме? - Биш, - ди. Басам. Шуннан...
ИШЕК ТӨБЕНДӘ
Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм: бер бала
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.
Мин балага киләм:
- Әллә, - димен, -
Звонокка буең җитмиме?
- Җитми шул, - ди.
- Кая, үзем басыйм.
Бернеме, - дим, - әллә икеме?
- Биш, - ди. Басам.
Шуннан бала әйтә:
- Абзыкай, син нинди йөрәкле!
Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
Икебезгә дә бирер кирәкне!
Муса ҖӘЛИЛ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев