Коймакларның була төрлесе, бүген укучыларга караҗимеш салып пешерелгән коймак рецептын тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 300 г он, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 1 процентлы 500 мл кефир, 2 йомырка, 3 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 200 г караҗиләк Кыздыру өчен үсемлек мае. Караҗиләкне аралап юарга һәм корытырга. Кефирга...
Коймакларның була төрлесе, бүген укучыларга караҗимеш салып пешерелгән коймак рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 300 г он, 3-4 аш кашыгы шикәр комы, 1 процентлы 500 мл кефир, 2 йомырка, 3 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 200 г караҗиләк
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Караҗиләкне аралап юарга һәм корытырга.
Кефирга шикәр комы, йомырка, тоз кушып, яхшылап тугларга. Болгата-болгата көпшәкләндергеч кушылган он өстәргә. Масса куе каймак сыман булырга тиеш.
Камырга караҗиләк өстәп, сак кына болгатырга. Аннан кызган табага кашык белән салып, ике ягын да кыздырып алырга.
Нет комментариев