Казанда Тукай әкиятләре персонажларының «гыйшык-мыйшык уйнавы»н сурәтләгән сувенирлар сатыла башлаган
Казанның кайбер кибетләрендә Габдулла Тукай әкиятләре персонажларының "гыйшык-мыйшык уйнавы"н сурәтләгән сувенирлар сатыла. Шүрәле белән Су анасы төшерелгән милли-эротик колоритлы сумкалар, блокнотлар, открытка, майкалар туристларда зур кызыксыну уяткан. Ялангач күкрәкле Су анасы рәсеме төшкән футболкаларны җәй көне аеруча күп алганнар ди. Казан кунакларына әлеге продукция ошаган ошавын, ә менә үзебезнең халыкта...
Казанның кайбер кибетләрендә Габдулла Тукай әкиятләре персонажларының "гыйшык-мыйшык уйнавы"н сурәтләгән сувенирлар сатыла.
Шүрәле белән Су анасы төшерелгән милли-эротик колоритлы сумкалар, блокнотлар, открытка, майкалар туристларда зур кызыксыну уяткан. Ялангач күкрәкле Су анасы рәсеме төшкән футболкаларны җәй көне аеруча күп алганнар ди. Казан кунакларына әлеге продукция ошаган ошавын, ә менә үзебезнең халыкта ул шактый тискәре фикер тудырырга өлгергән. Ә сез ничек уйлыйсыз, мондый популярлык кирәкме?
Раяз Фасыйхов, җырчы:
- Халыкны җәлеп итү өчен эшәнгән алым икәнен аңлыйм, әмма күңелем белән моны кабул итә алмыйм. Тел язмышы турында соңгы вакытта күп сөйләнде. Шуңа бәйле рәвештә әйтәсе килгән фикерем шул: телебезне генә түгел, йөзебезне дә югалту булмасмы бу?!
Фәрит Гыйбатдинов, Чувашия, Урмай:
- Моңа һәр кеше үз күзлегеннән чыгып карый. Мин исә беренче чиратта коммерция ягын уйлап куйдым. Сатып алучысы булганда нишләп сатмасыннар инде. Һәр кеше үзенчә акча эшләргә тырыша. Җаен тапкан - сатсын. Заманасы да шундыйрак инде аның. Ә кемгә ошамый - алмасын.
Ризәлә Исмәгыйлева, "Тәртип" радиосы алып баручысы:
- Без Тукай әкиятләрен тыңлап, укып үскән буын. Ихластан ышанган, гыйбрәт алган персонажларым алар минем. Шүрәле белән Су анасын бу рәвешле сурәтләүләрен берничек тә кабул итә алмыйм. Интернетта аларны күрүгә йөрәгемә тиде - татарлардан көлү бу.
Гөлназ Сәфәрова, "Татар радиосы" алып баручысы:
- Бу ямьсез күренеш белән килешмим. Балалар яратып укый торган әкият геройларын шул рәвешле бирү - мыскыл итү. Башка халыкларның әкиятләре персонажларын бу рәвешле бер дә күргәнем юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев