Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветеранына Кытай илчелеге бүләк җибәргән
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветеранына Кытай илчелеге бүләк җибәргән

Лениногорск муниципаль районы ветераннар Советы һәм “Татарстан ветераннар (инвалидлар) берлеге” рәисе Вил Галиев белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан Исмәгыйль Сафуанов янына бардылар.

Керкәле авылы ветераны янына баруның сәбәбе дә бар иде: Кытай илчелеге безнең Исмәгыйль Сафуановка бүләкләр җибәргән, алар шуны ветеранга тапшырдылар.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамис Галиев, Керкәле авыл җирлеге башлыгы Линар Бигманов , Лениногорск шәһәрендәге «Юнармия» бүлекчәсе штабы начальнигы Светлана Федянина, Ивановка мәктәбенең яшь армиячеләре, Керкәле авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рәзинә Гайнетдинова катнашты.

“Очрашу бик җылы, ихлас узды. Исмәгыйль абыйның улы Илдус белән кызы Наилә безне табын янында каршы алдылар . Яшь армиячеләр генә түгел, без дә ветеранның сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп һәм сокланып тыңладык”, - ди ветераннар советы рәисе Галия Җәмилевна. 

Мондый очрашулар үсеп килүче буын һәм укучылар өчен бик кирәк, ди ул. Лениногорск ветераннар советы яшь армиячеләр белән даими хезмәттәшлек итүен дә билгеләп үтте. Ватанга мәхәббәт тәрбияләү һәм туган ягыбыз геройлары истәлеген мәңгеләштерү эше уртак алып барыла.

Ветеран Исмәгыйль ага турында монда тулырак укый аласыз: https://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/kerkale-avyly-veterany-ismagyil-safuanov-inu-kone-aldynnan-kunaklar-kabul-itte

https://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/kerkale-avylynyn-berdanber-veterany-inu-konen-isetkac-ber-berebezne-kotlyibyz-kocaklasabyz

 

фотолар: ветераннар советыннан

 

 

 


Нет комментариев