КЕРКӘЛЕДӘН РӘХМӘТ ӘЙТӘЛӘР
Күп сулар акты, күп еллар үтте, үзгәрешләр, үзгәрешләр...Минем рәхмәтем генә 1987-1988 нче еллардан бирле иясенә барып җитә алмый. Коры рәхмәт, ләкин ул чын йөрәктән, чын күңелдән. Шул ерак елларга әйләнеп кайтыйм әле. Мин 22 яшьтә газиз әниемнән калдым, кияүгә чыктым, балам туганчы ирем дә үлде."Әти " дигән кешем бар иде,...
Күп сулар акты, күп еллар үтте, үзгәрешләр, үзгәрешләр...Минем рәхмәтем генә 1987-1988 нче еллардан бирле иясенә барып җитә алмый. Коры рәхмәт, ләкин ул чын йөрәктән, чын күңелдән. Шул ерак елларга әйләнеп кайтыйм әле.
Мин 22 яшьтә газиз әниемнән калдым, кияүгә чыктым, балам туганчы ирем дә үлде."Әти " дигән кешем бар иде, ләкин башка гаиләле, хәл белмәде. Халык телендә "Ата ул-ата каз", дигән мәкал йөрсә дә, үзебез асрап үстергән ата казыбызның нәни бәбкәләре чыккач, шатлыгыннан тыпыр-тыпыр биегәнен күзәтә идек. Кошларда да нинди бала җанлылык, искиткеч!
Авылларны газлаштыру чоры башланды. Ялгыз яшь хатынга, ятим күкрәк баласы белән кая барып, кемгә егылырга? Шул вакытта миңа Аллаһым игелекле кеше, киңәшче җибәрде. Ул - Зөфәр Хәлфиевич Хөснуллин булды. Урдалыда эшләгән чоры иде аның.
-Син-шәфкать туташы, бар военкоматка, дип, ничек, кая керергә икәнен аңлатты. Военком да хәлемә керде, рәхмәт яугыры, мин анда булганда ук авыл соетына шалтыратты: миңа ярты бәядән газ керттеләр.
Беләсезме, Зөфәр абый, хәзер минем өрлек кебек улларым бар, барлык авыр эшләрне башкаралар. Алар минем яклаучыларым, саклаучыларым, киңәшчеләрем.Ул вакытта мин беркемсез ятим балалы ятим ана идем.
Газлы булдык... Ул көн мәңге онытылмас! Шөгер егетләре газны тоташтырып киттеләр. Ә мин баламны кочаклап еладым да еладым... Кыенлыклар, куанычлар гомер буена алмашып килеп-китеп тордылар, ә монысы онытылмады. Сез мине танымый, хәтерләми дә торгансыздыр. Шулай да минем соңга калып булса да чын йөрәктән әйтелгән ихлас рәхмәтемне кабул итеп алсагыз иде. Сезгә ихтирам белән, сәламәт һәм озын гомер телим .
Ландыш Ибраһимова, Керкәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев