Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәледән язалар: КҮЗӘТҮЧӘН КЕШЕ МИН

Күзәтүчән булгангамы, кая барсам да, кайда гына булсам да читтән генә кешеләрнең ыгы-зыгы килүен карап, сынап торырга яратам. Яхшылык күрсәм - сөенәм, ә начарлык, дорфалык, гаделсезлек күрсәм кәефем бозыла, кайвакытта араларына кереп ярдәм итәргә, дөреслекне, харамлыкны кисәтергә тырышам.

Шундыйлыгым аркасында бик күп очракта үзем дә  бик кыен хәлгә калган  чакларым  булды. Гыйбрәт өчен  языйм әле, дим. Бервакыт Чаллыда Яңа шәһәрнең  автобус тукталышында кунакка килгән сеңлем белән  ЗЯБ бистәсенә бара торган автобус көтеп  торабыз . Шулвакыт кулына сабыен тоткан яшь кенә  хатынның сумкасында бер карак егет  казына башлады. Балалы хатын  күрми, чөнки сумкасын артка аскан. Кешеләр карап торалар, берни әйтмиләр, гаҗәп. Ул хатын янына килдем дә: “В вашей сумке копаются! Милицияяя!” –дип кычкырып җибәрдем. Теге карак  “милиция” сүзеннән куркыпмы, тукталышта туктаган бер автобуска  сикереп менде дә китеп барды. Теге хатын миңа “рәхмәт” укыды да, сумкасын япты. Авылдан килгән Әнҗе сеңелемнең күзләре шар булды, бик курыкты. 
   Ярар, шуның белән “вәссәләм”, дип уйлыйсызмы?! Юк! Бер биш минут торганбызмы-юкмы, икенче як  тукталышка бер автобус килеп туктады да, аннан кем төште дип уйлыйсыз? Киң юл аша теге карак 3-4 дусты белән бу якка чаба бит. Мин сеңлемә: “Беттек, пычак кадарга киләләр бугай миңа,” дим сеңелемә. Аның болай да йөрәген алган идем бит инде. Ул бөтенләй агарынып китте. 
   Безнең тукталышка КамАЗ заводына бара торган вахта автобусы туктады. Без йөгереп барып,  шуңа утырып ычкындык. Бер-ике  тукталыштан соң икенче  автобуска үченеп утырдык, аннары трамвай белән кайтып җиттек. Энҗекәем башка минем белән ерак кибетләргә чыкмас булды. Зур шәһәрдә яшәгәч, бик күпне күрдем. Юлда да еш йөрергә туры килде. Анда да маҗаралар җитәрлек иде. 

Люция Закирова, Керкәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев