Биектау районының Шәпше авылында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестивалендә Кирлегәч авылының "Ихлас" төркеме дә катнашты.
"Ихлас" төркеме өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгән. Ә Әлфия апа Магизянова мөнәҗәт әйтү буенча беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булган. Котлыйбыз.
Жюри житәкчесе Геннадий Макаров "Ихлас" төркеме апалары остарганннан-остара бара, бүгенге чыгышларына да бик яхшы бәя бирәбез, - дигән.
Чарада Татарстанның 24 районыннан 46 фольклор коллективы чыгыш ясаган. Барлыгы 300ләп кеше катнашкан.
Нет комментариев