Кредитны вакытында түли алмаучылар банкка гариза белән мөрәҗәгать итә ала
Ковидка каршы чикләүләр кертелү сәбәпле халыкка банктан алган кредитларын кайтару авырлашты. Аларны реструктуризацияләү яки түләү вакытын озайта төшүне сорап банкларга мөрәҗәгать итүчеләр бар.
Шуларны исәпкә алып, Россия Банкы физик затларның кредит яки займ шартларын үзгәртү турындагы гаризаларын канәгатьләндерү турында рәсми тәкъдимнәр чыгарды.
Реструктуризацияләү банкларның, микрофинанс оешмаларының һәм кредит кооперативларының үз программалары буенча үткәрелә. Мондый программалар түләүләрне кичектерү, кредит вакытын арттыру, айлык түләүләрне киметү һәм башка вариантларны үз эченә ала, кыен хәлләрдә калучыларга бурычларын яңача түләү мөмкинлеге бирә
Кредит алучының, шулай ук аның гаилә әгъзаларының ковид белән авыруы, кереме азаюы банк белән мондый килешү төзүнең шарты булып тора.
Бу очракларда клиентка килешү шартларын бозган өчен неустойка (штраф, пеня) исәпләнергә, реструктуризацияләү аның кредит тарихын начарайтырга тиеш түгел. Россия Банкы барлык кредит тарихы бюроларына да шундый рәсми тәгъдим юллады.
Кредит алучы яисә кече һәм урта бизнес субъекты элегрәк реструктуризациядән файдаланган булса да, бу яңа мөрәҗәгатьне карау өчен киртә булырга тиеш түгел.
Кредит хәлен җиңеләйтү өчен банкларга гариза белән 1 нче ноябрьдән 31 нче декабрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев