Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда берәү мини-трактор ясаган

Петр Андреев җыйган универсаль техникага бу көннәрдә эш күп булачак.

Чирмешән районында яшәүче Петр Андреев  универсаль техника җыйган. Мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире Петр Валентиновичның ГАЗ 51 машинасы һәм Т 40 тракторы детальләреннән әвәләнгән, ЛУАЗ тәгәрмәчләре кидерелгән мини-тракторын Лифан мотоблогы двигателе йөртә, ул бензин “яга“, дип яза җирле басма.

-Элек комбайнчы, тракторчы да булган Петр Андреев, техниканың нечкәлекләрен яхшы белә.

-Безгә мондый мобиль трактор бик кирәк иде, - ди остага шактый булышкан мәктәп директоры Юрий Апалаев. -Менә бүген, арба тагып, аның белән чүп-чар түгәргә исәп. Кышын кар да төрттереп карадык. Кушканны эшли үзе.

Андреев тракторы ярдәмендә мәктәп яны участогында бәрәңге чәчәргә, аның төбен өяргә, җир эшкәртергә, үләннәр чабарга да планлап торалар, кирәкле тагылма агрегатлары, җайланмалары бар.

-Минем өйдә шундыйрак, әмма бераз куаәтлерәк, зуррак бер трактор инде дүрт ел хезмәт итә, - ди 58 яшьлек Петр Валентинович. -Аны да иске-москыдан – ГАЗ 51 машинасы, Т 40 тракторы частьләреннән җыйдым. Урынны күп алмый, соляркадан эшли.

Мәктәптәге яңа – иске тракторны кабызып, гараждан чыгардылар. Тимерне ничек кенә бормаганнар монда, бөтен борылышта, почмакта эзләре-җөйләре күренеп тора. Буяп куйгач, алар алай ук күзгә чалынмаячак.

фото: Кадыйр Гомәров

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/19/162312/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев