Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәрдә 1931 елгы туй күлмәгенә тап булганнар

Әлмәттә Туган якны өйрәнү музеенда күптән түгел «Бүләк итү көннәре» акциясе узды. Шушы көннәрдә әлеге чарага йомгак ясап, иң актив әлмәтлеләрне бүләкләделәр. Әлеге хәйрия акциясе 20 ел уздырылып килә һәм Әлмәт музее өчен бер матур традициягә әверелеп бара. Быел әлеге акциягә була музей фонды барлыгы 326 экспонатка баеган. Ә 20...

Әлмәттә Туган якны өйрәнү музеенда күптән түгел «Бүләк итү көннәре» акциясе узды. Шушы көннәрдә әлеге чарага йомгак ясап, иң актив әлмәтлеләрне бүләкләделәр.

Әлеге хәйрия акциясе 20 ел уздырылып килә һәм Әлмәт музее өчен бер матур традициягә әверелеп бара. Быел әлеге акциягә була музей фонды барлыгы 326 экспонатка баеган. Ә 20 ел эчендә әлмәтлеләр җәмгысе 3000гә якын төрле предмет алып килгән.

- Бу акция әлмәтлеләрне берләштерү өчен дә бик мөһим. Кайчакта әллә нинди тарихларга тап булабыз. Быел, мәсәлән, 1931 елгы туй күлмәген алып килделәр. Һәр предмет тарихи ядкарь булып тора. Барлык катнашучыларга чиксез рәхмәт, - диде музей директоры Винера Зәйдуллина.

чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев