Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кырымда курорт җыемы күләмен раслаганнар

1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер шәһәрләрендә тәүлек өчен курорт җыемы күләме 10 сум булачак. Кырым Республикасының санатор-курорт комплексы һәм туризмы буенча Дәүләт Советы комитеты ярымутрауда тәүлек өчен курорт җыемы күләмен раслаган. Төбәк кануны проектыннан күренгәнчә, ә ул комитетның чираттагы утырышында расланган, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер...

1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер шәһәрләрендә тәүлек өчен курорт җыемы күләме 10 сум булачак.

Кырым Республикасының санатор-курорт комплексы һәм туризмы буенча Дәүләт Советы комитеты ярымутрауда тәүлек өчен курорт җыемы күләмен раслаган. Төбәк кануны проектыннан күренгәнчә, ә ул комитетның чираттагы утырышында расланган, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр Кырымның кайбер шәһәрләрендә тәүлегенә курорт җыемы күләме 10 сум күләмендә булачак. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

"Һәр елны 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр кунакханәдә яшәгән өчен тәүлегенә курорт җыемы - 10 сум. 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр җыем алынмаячак", - дип белдергән комитет башлыгы Алексей Черняк.

Черняк аңлатуынча, курорт җыемы эксперимент кысаларында алты шәһәрдә һәм бер районда кертелә: Алуштада, Евпаториядә, Сакада, Судакта, Феодосиядә, Ялтада һәм Кара диңгез районында.

Түләүдән гражданнарның 20 категориясе, шул исәптән 18 яше тулмаганнар, шулай ук Кырым Республикасы халкы азат ителә. Курорт җыемы кунакханәдә тулы тәүлек өчен генә түләнә. Килгән һәм киткән көннәр керми", - дип өстәгән комитет башлыгы сүзләрен ТАСС китергән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев