Кырым күперенең автоюлы өлешендә статик һәм динамик сынаулар төгәлләнде.
Кырым күпереннән машиналар хәрәкәте майның икенче яртысында ачыла. Бу хакта ТАСС “Стройгазмонтаж” инфраструктура проектлары компаниясе (генподрядчы — Т-и иск.) генераль директоры урынбасары Леонид Рыженькинга сылтама белән хәбәр итә.
“Вәгъдә итүебезчә, Кырым күпере буенча хәрәкәт җәйге сезонга кадәр ачылачак”, - дип белдерде ул.
Алдан Кырым күперенең автоюлы өлешендә статик һәм динамик сынаулар төгәлләнүе хәбәр ителгән иде.
Нет комментариев