Көзнең беренче көненә һава торышы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзнең беренче көненә һава торышы

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдә республикада һәм башкалада аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәген җиткерә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Татарстанда төнлә минималь һава температурасы - +8..+13, булса, көндез максималь тепература +20..+25 градус җылы булачак. Казанда төнге...

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдә республикада һәм башкалада аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә.

Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәген җиткерә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Татарстанда төнлә минималь һава температурасы - +8..+13, булса, көндез максималь тепература +20..+25 градус җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - +10..+12, көндез +21..+23 градус җылы булачак. Башкалада да урыны белән томан төшү ихтималы җиткерелә.

http://tatar-inform


Нет комментариев