Лениногорск бакчачыларына орлыклар турында файдалы мәгълүмат
Орлыкларны сатып алганчы кабындагы мәгълүматны яхшылап тикшерергә онытмагыз. Анда саклану вакты гына түгел, безгә аңлаешлы булмаган хәрефле тамгалар да була. Аларны бергәләп укырга өйрәник. А - альтернариозга (помидорда кара таплар, кыярга коры таплар төшү) чиренә чыдам; C - кладоспориозга (помидорда көрән таплылык) чыдам; CТV - үсемлеккә кыяр мозаикасы куркыныч түгел;...
Орлыкларны сатып алганчы кабындагы мәгълүматны яхшылап тикшерергә онытмагыз. Анда саклану вакты гына түгел, безгә аңлаешлы булмаган хәрефле тамгалар да була. Аларны бергәләп укырга өйрәник.
А - альтернариозга (помидорда кара таплар, кыярга коры таплар төшү) чиренә чыдам;
C - кладоспориозга (помидорда көрән таплылык) чыдам;
CТV - үсемлеккә кыяр мозаикасы куркыныч түгел;
F - үсемлек фузариоз шиңүенә биерешми, кыяр һәм помидор орлыгында кулланыла;
F1 - беренче буын гибрид;
N - нематодаларга түзем;
P - үсемлек фитофторага бирешми;
Tm - үсемлек тәмәке мозаикасына чыдам;
V - помидор һәм кыярга вертициллез шиңүе янамый;
VF - орлык кабында әлеге билге булу үсемлекнең фузариоз ягъни паршага бирешмәвен күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев