Лениногорск халык театрына - 60 ел (ФОТОЛАР)
Шәһәребезнең Мәдәният сараенда Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне төрле елларда театрда уйнаган артистларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар. Халык театры үзенең яраткан тамашачыларына яшь язучы Алсинә Галимованың "Әни исе" дип аталган өр-яңа спектаклен тәкъдим итте. Премьерага автор үзе дә килгән иде. Алсинә...
Шәһәребезнең Мәдәният сараенда Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне төрле елларда театрда уйнаган артистларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Халык театры үзенең яраткан тамашачыларына яшь язучы Алсинә Галимованың "Әни исе" дип аталган өр-яңа спектаклен тәкъдим итте.
Премьерага автор үзе дә килгән иде. Алсинә Галимова тумышы белән Чирмешән районыннан. Сәхнәгә куелган пьесасын ул тугызынчы сыйныфта язган булган. Хәзер ул - Казан медицина колледжының 3 курс студенты.
Бик күп фотоларны сайтның фоторепортажлар бүлегенә куйдык, аннан да карагыз.
Зилә Мөдәррисова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев