Лениногорск хуҗабикәләре, керне кара борыч белән юарга кирәк икәнен белә идегезме?
Элегрәк кер юуга ярты көнең киткән булса, хәзер бик уңайлы кер юу машиналары бар. Күпчелек очракта беренче юудан соң киемнәр төсен югалта. Әлеге хәл хуҗабикәләрнең һәрберсенә таныштыр, мөгаен. Кер юу вакытында яраткан киемнәр төсен югалтмасын өчен кибет прилавкаларыннан кыйммәтле химия продуктлары эзләп йөрергә кирәк түгел. Моның белән көрәшү өчен табигатьнең...
Элегрәк кер юуга ярты көнең киткән булса, хәзер бик уңайлы кер юу машиналары бар.
Күпчелек очракта беренче юудан соң киемнәр төсен югалта. Әлеге хәл хуҗабикәләрнең һәрберсенә таныштыр, мөгаен. Кер юу вакытында яраткан киемнәр төсен югалтмасын өчен кибет прилавкаларыннан кыйммәтле химия продуктлары эзләп йөрергә кирәк түгел. Моның белән көрәшү өчен табигатьнең берничә гади сере бар.
Кара борыч
Порошок белән бергә кер юу машинасына бер чәй калагы кара борыч салсаң, нәтиҗәләр сине шаккатырыр. Порошок калдыклары калу аркасында кием төсен югалта да инде (борычны чайкау бүлегенә салырга онытма).
Тоз
Кер юу алдыннан суга берничә калак тоз сал. Аның ярдәмендә сабын кергә ябыша алмаячак һәм кием ялтырап торачак. Бу юу процессын сизелерлек дәрәҗәдә җиңеләйтә.
Лимон
Лимон суы киемнәрнең төсен сакларга булыша һәм аларга хуш ис бүләк итә.
Кофе
Нәкъ менә кофе кара киемнәрнең төсен сакларга ярдәм итә. Кер юу машинасы барабанының һәр чокырына үтеп керерлек итеп ике стакан кофе сибәргә кирәк. Тик ак киемнәр өчен әлеге ысул туры килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев