Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр өчен бәйрәм узды (фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр өчен бәйрәм узды (фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте. Мәдәният сараеның үзешчән артистлары иң матур җырларын, биюләрен күрсәтте, чара уен-көлке белән үрелеп барды. Әниләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Тантаналы төстә шәһәрдә яшәүче ике әнигә "Ана даны- Материнская слава" медале тапшырды. Алар - биш бала анасы Резедә Ягудина һәм...

Лениногорск Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм үтте.
Мәдәният сараеның үзешчән артистлары иң матур җырларын, биюләрен күрсәтте, чара уен-көлке белән үрелеп барды.
Әниләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Тантаналы төстә шәһәрдә яшәүче ике әнигә "Ана даны- Материнская слава" медале тапшырды. Алар - биш бала анасы Резедә Ягудина һәм алты балага гомер биргән Рамилә Абдуллина. Аларның гаиләләренә исәнлек-иминлек, уңышлар теләде.
Ел башыннан шәһәр һәм районда 716 бала туган. Берничә әнигә ана капиталына сертификат тапшырылды.
Зилә Мөдәррисова фотосы

Нет комментариев