Лениногорск профсоюзлары җитди мәсьәләгә шаярып карый (ФОТОЛАР)
Якынлашып килүче халыкара хезмәтне саклау көне уңаеннан бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында бик кызыклы да, эчтәлекле дә чара уза.
- Барыбыз га да аңлашылганча, хезмәтне саклау - бик мөһим эш. Бигрәк тә тәрбия-укыту системасында аның әһәмияте зур. Чарада катнашкан укытучылар, тәрбиячеләр хезмәтне саклау буенча белемнәрен күрсәтәчәк, - диде мәгариф хезмәткәрләре профком рәисе Марина Сосункевич.
Бәйгедә унике команда көч сынашачак. Шуларның тугызысы- балалар бакчасы хезмәткәрләре, өчесе- мәктәп. Ул КВН рәвешендә ике көн ( бүген-иртәгә) дәвам итәчәк. Иң көчле команда Казанга барып, районның данын яклаячак.
Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев