Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ындыр табакларының әзерлеге буенча семинар-киңәшмәдә катнашты
«Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖенең Керкәле катнаш азык заводы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «ТАЛ-Агро» идарә компаниясе ҖЧҖ генераль директоры Илһам Вәлиев, Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм «Россельхозцентр»ФДБУнең район бүлеге белгечләре катнашты.
«Шушы көннәрдә ашлык җыю комбайннары бөртекле культуралар җыюга чыгачак. Хуҗалыклар мәгълүматларына караганда, районның яңа уңышы 80 мең тоннадан артык булыр дип көтелә. Кырларда, ындыр табакларында комбайннарның тоткарлыксыз эшләве өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының киеренке һәм тотрыклы эше көтелә. Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәү өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык складлары һәм технологик комплексы яңа уңышны кабул итү өчен әзерләнгән, әмма ашлык киптергечләре җитмәгәнлеге турында хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә якындагы икмәк кабул итү предприятиеләре белән ашлык киптерү һәм саклауга килешүләр төзергә тәкъдим ителде.
Чарада катнашучылар ел саен 14 мең тонна ашлык кабул итүче, Керкәле катнаш азык заводының ашлык складларының, чистарту һәм киптерү комплексының әзерлеге белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев