Үткән атнада Лениногорск районында чүп-чардан, үлән яндырудан чыккан 13 янгынны сүндергәннәр, бу турыда мэриядә үткән атналык планеркада әйтеп үттеләр.
Күпчелек ул чүп-чар яндырганда, шашлык кыздырганнан соң килеп чыга икән. Шимбә көнне шундый янгыннар Мичурин, Глазово, Керкәледә чыккан. Мичуринда Самара ягыннан урманда зур янгын булган.
Мондый янгыннарны китереп чыгаручыларны, закон буенча, штрафка тартырга, диелде. Аның күләме шактый зур, ут-күздән сак булыгыз.
Нет комментариев