Лениногорскида агач утыртачаклар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида агач утыртачаклар

Республикабызда агач утырту айлыгы башлана. Бу акциягә безнең шәһәр дә  кушылачак.

5 май көнне  шәһәр урамнарына агач һәм куак үсентеләре утыртылачак. Агач утырту өмәсендә укучылар, студентлар һәм предприятие-оешмалар хезмәткәрләре катнашачак. Ленинград, Ленина, Гагарина  урамнарына һәм түбән сулык тирәсендә  юкә, чыршы, миләш, каен,  кебек агачлар утырту планлаштырыла.
 

Зилә Мөдәррисова

http://vitebsk.greenbelarus.info/articles/23-03-2016/v-brestskoy-oblasti-posadyat-bolee-13-mln-derevev


Нет комментариев