Лениногорскида «Безнең йорт - Татарстан» фестиваленең сайлап алу туры узды
Бу көннәрдә «Безнең йорт - Татарстан» этномәдәни фестивальнең сайлап алу турлары Татарстан районнарында уза.
Лениногорскида 12 октябрьдә үтте. Анда лениногорскилылардан тыш, көньяк-көнчыгыш районнардан: Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешәннән дә килгәннәр иде. Жюри барлыгы 70тән артык чыгышны карады.
Фестивальнең сайлап алу туры өч номинация буенча узды: вокал, хореография, уен кораллары. Лениногорск сәхнәсендә татар, рус, чуваш, әрмән телләрендә чыгышлар яңгырады.
Соңыннан жюри иң яхшыларын сайлап алачак һәм алар Казанда, гала -концертта чыгыш ясаячак. Ул 4 ноябрьдә уза.
фотолар: https://addnt.ru/zavershilis-otborochnye-tury-festiva-2
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев